Бүген Казанда «ТАИФ» АҖ акционерларының гомуми җыелышының еллык утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышта «ТАИФ» АҖ һәм ТАИФ төркеменең 2025 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.
ТАИФ төркеме алдынгы карарларны уңышлы кертүен һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыруын дәвам итә. «ТАИФ-НК» АҖдә Түбән Камада заманча фәнни-тикшеренү үзәге төзелеше тәмамланган, шулай ук кою коксын җитештерү буенча яңа инвестицион проектны эшләү башланган. «ТГК-16» АҖнең Казан һәм Түбән Кама ТЭЦларында гомуми куәте 560 МВт булган КОММод программасы кысаларында генерирлау җиһазларын модернизацияләүнең колачлы проектлары гамәлгә ашырыла.
2025 елда «ТГК-16» АҖ һәм Россия компанияләре белгечләре бик кыска вакыт эчендә - 66 көндә - General Electric җитештергән 405 МВт куәтле Россиядә бердәнбер газ турбинасы җайланмасында капиталь ремонт үткәргәннр, төеннәрне һәм детальләрне тулысынча алыштырганнар.
«ТАИФ-НК АЗС» ҖЧҖдә ягулык салу станцияләре челтәрен модернизацияләү һәм ребрендинглау программасы дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел республикада сәнәгать җитештерүе күләме 6 трлн сумнан артып киткән, тулаем төбәк продукты - 5,7 трлн сумнан артык.
2025 елда Татарстан 34,5 млн тонна нефть чыгарды. Нефть эшкәртү 23,7 млн тонна диярлек тәшкил итте, шулардан «ТАИФ-НК» - 6,7 млн тонна. "ТАИФ төркеме бүген 21 компанияне, 9 меңнән артык хезмәткәрне берләштерә. Сезнең эш тәҗрибәгез, профессиональ командагыз, зур проектларыгыз бар. Без бергә эшләүне дәвам итәрбез дип ышанам", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов ТАИФ төркеме эшчәнлегенә югары бәя бирде, аның республиканың тотрыклы үсешенә һәм иминлегенә керткән өлешен билгеләп үтте.
ТАИФ төркеме традицион рәвештә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган социаль проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итә: хисап елында хәйрия һәм иганәчелек максатларына 2 млрд сум күчерелгән. Кар барсын саклау проекты компания өчен әһәмиятле проектларның берсе булды. 2025 елда «Снежный барс» фәнни үзәге белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, аның нигезендә ТАИФ төркеме Алтайда ирбислар популяциясен торгызуны финанслый. Корпоратив спортны үстерү һәм персонал арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру белән беррәттән, ТАИФ төркеме эзлекле рәвештә әйләнә-тирә мохитне саклау, хезмәтне саклау һәм сәнәгать иминлеге өлкәсендәге чараларны финанслый. Әлеге процесслар белән идарә итүгә системалы якын килүне камилләштерү ТАИФ төркеменең төп өстенлеге - гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген яклауны тәэмин итү нигезендә гамәлгә ашырыла.
Белешмә өчен:
«ТАИФ» компаниясенә 1995 елның августында 1990 елда оештырылган «Казан» тышкы сәүдә фәнни-җитештерү берләшмәсе базасында нигез салына. "ТАИФ" АҖ ТАИФ күп профильле төркеменең баш инвестиция компаниясе булып тора, ул күп юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара, шул исәптән инвестиция-финанс өлкәсендә, нефть чималын эшкәртүдә, нефть продуктларын ваклап сатуда, энергетикада, төзелеш материаллары, телекоммуникацияләр, комплекслы һәм башка хезмәтләр күрсәтүдә.