Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов 2009 елда гамәли эшкә ашырулары дәвам иттереләчәк проектларны атады

20.12.2008

Татарстан Республикасында аммиак, метанол, гранулалы карбамид һәм аммиак селитрасы җитештерү заводын төзү проекты (“Аммоний” ААҖ, Менделеевск) элек ирешелгән килешүләр нигезендә тормышка ашырылачак. Бу турыда бүген журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Ул күптән түгел “Внешэкономбанк” (ВЭБ) рәисе урынбасары Анатолий Балло белән Япониягә визиты барышында (2008 елның 12 нче декабре) Sumitomo Mitsui Banking Corporation (SMBC) япон банкы белән проектны тормышка ашыруга “Внешэкономбанк” гарантиясе буенча кредит бирү турында сөйләшүләр алып барылуын искәртте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, контрактка 2009 елның мартында кул куелачак.
“Әлеге этапта мин бу проектның тормышка ашырылачагына шикләнмим, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. – “Внешэкономбанк” та, япон SMBC ы да аның белән кызыксына. Япония банкы үзенең кызыксынуын раслады – ул үзен бернинди куркыныч астына куймый, чөнки монда ВЭБ гарант булып тора”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук проектка яңа катнашучыларны җәлеп итүнең каралмавын әйтте.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов “Внешэкономбанк”ка, чит ил заемнарын алмаштыруга кредит алу өчен, Татарстан Республикасыннан “ТАИФ” компанияләре төркеме, “Ак Барс” банкы инде гариза белән мөрәҗәгать итүен әйтте.
“Моннан тыш, шушындый гариза белән, киләчәктә Түбән Камада Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын төзү проектын тормышка ашыру өчен, “Татнефть” ААҖ дә мөрәҗәгать итәргә планлаштыра”, - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы һәм “Татнефть” ААҖ нең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов (шуны да искәртик: проект сметасының бәясе - 222,6 млрд. сум).
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, төзелешнең беренче этабын тәмамлауга гына да якынча 1,5-2 млрд. доллар кирәк булачак.
“Моннан тыш, Татарстанда күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасын тормышка ашыру дәвам итәчәк. Әгәр 2008 елда программа кысаларында 5 млрд. сум тотылган булса, 2009 елда бу сан ике тапкыр артырга мөмкин, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу республиканың төзелеш тармагын, кече һәм урта бизнесны, төзелеш материаллары җитештерүчеләрне эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк”.
2009 елда “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясен үстерү дә дәвам итәчәк.
Элегрәк планлаштырылган башка кайбер инвестицион проектларга килгәндә, аларны тормышка ашыру 2009 елның 3-4 нче кварталына күчереләчәк.
Шуның белән бергә, Рөстәм Миңнеханов республикада Казан метрополитенының юллар челтәрен төзү дәвам итәчәген ассызыклап китте. Татарстанның юл комплексын үстерүгә дә кайбер финанс ресурслары бар – 2009 елда автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләү эшләре алып барылачак.
Татарстан Премьер-министры шулай ук республикада федераль университет оештыру проектына да аңлатмалар биреп китте. “Бу мәсьәлә федераль үзәктә яклау тапты, ләкин шактый зур финанс кертемнәрен сорый, - диде ул. – Федераль университет 2009 елда барлыкка килер дип уйламыйм”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте