Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Икътисадта түбән төшү алга таба да дәвам итәчәкме икәнлеген 2009 елның февраль ахыры – март башында билгеләргә мөмкин булачак”
20.12.2008
2009 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы инвестицион проектларга акча тотмаячак. Бюджетка керәчәк салым түләүләренең барысын да социаль, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендәге дәүләти һәм муниципаль йөкләмәләрне үтәүгә җибәрү күздә тотыла. Бу турыда бүген республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән Яңа ел алдыннан үткәрелә торган традицион очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы журналистларга республика икътисадында дөньякүләм икътисади кризиска бәйле рәвештә килеп туган хәл турында сөйләп бирде. Аның сүзләренә караганда, “һичшиксез, икътисадта авырлыклар әле булачак, ләкин гомумән Россия икътисадының тотрыклылыгы кризистан мөмкин кадәр азрак югалтулар белән чыгарга мөмкинлек бирәчәк”.
Хәзерге шартларда Хөкүмәтнең төп бурычлары – халыкны дәүләти социаль хезмәт күрсәтүнең бөтен төре белән тәэмин итү, производство һәм хезмәт коллективларын, шулай ук җайга салынган сату базарларын саклап калу, предприятиеләргә дәүләти һәм муниципаль ярдәм күрсәтү формаларын табу.
“Без киеренке бюджетны кабул итеп алдык, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Мин беренчел дәрәҗәдә әһәмиятле булмаган бөтен проектларны туктатып торырга куштым. Минемчә, икътисадта түбән төшү алга таба да дәвам итәчәкме, кискенлек калачакмы икәнлеге турында 2009 елның февраль ахыры – март башында фикер йөртергә мөмкин булачак”.
Татарстан Премьер-министры сүзләренә караганда, бүген дәүләт ил масштабларында икътисадка глобаль дөньякүләм кризис нәтиҗәләрен киметү өчен, нәтиҗәле чаралар күрергә тырыша, ләкин дәүләт машинасы инерцияле, һәм моны аңларга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов кайбер производстволарның туктатылачагы турындагы сүзне раслады. “Продукциягә сорау кимү предприятиеләрнең “склад өчен” эшләвенә китерә, ә бу исә, үз чиратында, кирәгеннән артык җыеп яткырылуга һәм әйләнештәге акчаның артмавына илтә”, - дип аңлатма биреп китте ул.
Рөстәм Миңнеханов Россия автосәнәгате проблемалары буенча Россия Хөкүмәте рәисе Владимир Путин үткәргән киңәшмәнең нәкъ менә Татарстанда, “КАМАЗ” ААҖ ндә (2008 елның 19 нчы декабре, Яр Чаллы) булуын югары бәяләде. Аның фикеренчә, автомобиль индустриясенә ярдәм итүнең җитди чаралары күрелгән.
“Килеп чыккан хәлдә продукциягә эчке сорауны саклап калырга кирәк”, - дип саный Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Журналистларның сорауларына җавап биргәндә, Татарстан Премьер-министры иң авыр икътисади хәлдә нефть чыгару һәм машина төзелеше тармаклары калуын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүгенге көндә эксперт пошлиналары нефть бәяләренең үзгәрүеннән артта калалар, һәм нефть чыгару табыш бирми торганга әйләнә бара. ОПЕК ның 2009 елның 1 нче гыйнварыннан нефть чыгару күләмен киметү буенча кабул ителгән карарларына (Алжир, 2008 елның 17 нче декабре) аңлатма биреп, ул моның, гомумән алганда, дөнья күләмендәге нефть бәяләренә уңай тәэсир итәргә тиешлеген әйтте.
“Россиядә нефть чыгару күләмен киметү карары һәр компаниягә пропорциональ рәвештә кулланылырга тиеш, - дип саный Татарстан Республикасы Премьер-министры, - аерым алганда, кече нефть компанияләре өчен “торбага чыгу”ның ташламалы шартларын тәкъдим итәргә кирәк, чөнки кече нефть компанияләре нефть чыгаруны теләсә нинди күләмдә киметүне дә бик сизгерлек белән тоячаклар”.
“Дөнья базарында нефтьнең бер барреле өчен 35-40 доллар чамасында бирелгән бәя күпчелек экспортер илләр өчен кабул итәрлек түгел, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Бәлки, җылы климатка ия булган Гарәп Әмирлекләренә генә ярый торгандыр. Безнең өчен бу – бер баррельгә 70-90 доллар”.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап биреп, Татарстан Хөкүмәте башлыгы шулай ук сумның түбән тәгәрәвенә китерә торган алшартларны күрмәвен әйтте.
“Икътисади кризиска карамастан, Татарстан Республикасы да, Россия Федерациясе дә 2013 елгы Универсиаданы Казанда әзерләү һәм үткәрү буенча элегрәк бирелгән йөкләмәләрен раслыйлар, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. – “Кризис хәзер бара, ә Бөтендөнья Универсиадасы 2013 елда булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Ихтимал, кайбер объектларны тапшыру буенча билгеләнгән вакытка әзрәк үзгәреш кертелер, ләкин Татарстан җитәкчелеге дә, Россиянеке дә 2013 ел Универсиадасын үткәрү буенча элегрәк бирелгән йөкләмәләрне раслыйлар”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте