Учреждениедә яшәүчеләр өчен бәйрәм концерты һәм чәй табыны әзерләнде. Республика парламенты спикеры интернат йортында яшәүчеләрне Яңа ел белән котлады һәм дәүләт гаиләсез калган өлкән кешеләр үзләрен ялгыз тоймасын, мондый социаль учреждениеләрдә аларга уңай шартлар булсын өчен барысын эшли, дип билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин интернат йортына видеопроектор һәм республика басмасына “язылу”ны бүләк итте. Спикер учреждение директоры Татьяна Кәлимуллинага һәм бөтен коллективка биредә яшәүчеләргә уңай мохит булдырган өчен рәхмәт белдерде. “Өлкән буын кешеләре авыр шартларда сугыштан соң илне торгызган һәм хәзер алар кадер-хөрмәткә лаек”, - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин.
Хәзерге вакытта интернат йорты социаль һәм мәдәни проектлар буенча республикакүләм конкурсларда катнаша. Ул төрле күрсәткечләр буенча районда гына түгел, ә республика буенча үрнәк булып тора. Анда 51 кеше яши, шул исәптә - тыл ветераннары һәм ике хезмәт ветераны.