2009 елның 1 нче гыйнварыннан Татарстанда айлык бердәм социаль юл билетының бәясе үзгәрәчәк
19.12.2008
2009 елның 1 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасында айлык бердәм социаль юл билеты һәм айлык бердәм балалар социаль юл билетының бәясе артачак.
18 нче декабрьдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына кул куйды.
Айлык бердәм социаль юл билеты - 274 сум (хәзер – 250 сум), айлык бердәм балалар социаль юл билеты 165 сум (хәзер – 150 сум) торачак.
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 ел, 18 нче декабрь, 899 нчы номерлы карары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында айлык бердәм социаль юл билетын һәм айлык бердәм балалар социаль юл билетын бирү тәртибен раслау турында” 2005 ел, 7 нче апрель, 161 нче номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасында айлык бердәм социаль юл билетын һәм айлык бердәм балалар социаль юл билетын бирү тәртибенә үзгәрешләр кертә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте