Рөстәм Миңнеханов шагыйрь Александр Пушкинның М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы һәйкәленә чәчәкләр салды

06.06.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бөек рус шагыйре Александр Пушкинның М. Җәлил исемендәге дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янындагы (Казан) һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

Тантана Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.

Иртәдән шагыйрьне искә алу өчен һәйкәле янына иҗат зыялылары, педагоглар, мәктәп укучылары җыелды. Биредә Пушкинның иң танылган шигырьләрен укыдылар.

Чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, ТР Иҗтимагый палата әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.

Белешмә өчен:

2026 елның 1 июненнән 6 июньгә кадәр Татарстанда Рус теле көненә һәм Александр Сергеевич Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланган чаралар уза. Бәйрәм программалары, лекцияләр, күргәзмә проектлары, татар һәм рус әдәби традицияләрен берләштергән бал һәм вакыйгалар Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында узачак. https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2528222.htm?ysclid=mq1taccuc2429243960


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.