Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашты, мөһим килешүләргә кул куелды

05.06.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ПМЭФ-2026 кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашты.

Республика Рәисе кыскача хәбәр иткәнчә, узган ел йомгаклары буенча Татарстанда 4,6 млн тоннадан артык ашлык җыелган, 2,2 млн тонна шикәр чөгендере үстерелгән, 1,2 млн тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчә җитештерелгән. Ул быел да мул уңыш көтелүенә игътибар итте.  

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" программасын билгеләп үтәсем килә. Безнең өчен бу - меңләгән гаилә язмышы һәм авылларыбызның йөзе», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел Татарстанда әлеге программа буенча 164 социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объекты төзелгән һәм модернизацияләнгән. Алар арасында: кан тамырлары үзәге, мәктәп, балалар бакчасы, яшьләр үзәге, 18 километрдан артык коммуналь челтәр салынган һәм башкалар. Агымдагы елда 420 объект финансланган.

Очрашуда берничә килешү имзаланды. Беренчесе - Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында мәгариф һәм фәнни-техник партнерлык турында килешү.

"Бүген безгә мәгарифне, алдынгы фәнне һәм цифрлы компетенцияләрне үстерүне көчәйтергә кирәк. Бу тармакның технологик бәйсезлеген ныгыту өчен беренче бурыч. Безгә яңа дәрәҗәдәге белгечләр кирәк – алар АСК продукциясен җитештерүне һәм заманча технологияләрне бертигез яхшы аңлыйлар", - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут.

Татарстан территориясендә машина-технология компаниясен төзү кысаларында Татарстан Республикасы белән «Росагролизинг» акционерлык җәмгыяте арасында икенче килешү имзаланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.