Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (РИТА) әгъзаларының гомуми җыелышында катнашты. Ул гадәттәгечә Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында уза.
Утырышта оештыру мәсьәләләре, аерым алганда, РИТА Советы составын сайлау, еллык хисап кабул итү, шулай ук эшнең календарь планын раслау турында фикер алыштылар.
РИТАга бүген 20 төбәк-катнашучы керә: Башкортостан, Мордовия, Татарстан, Саха (Якутия), Хантый-Мансий автономияле округы – Югра, Алтай, Красноярск, Пермь крайлары, Иркутск, Калуга, Липецк, Новосибирск, Самара, Томск, Төмән, Ульяновск, Новгород, Түбән Новгород, Владимир, Архангельск өлкәләре.
Ассоциациянең бурычлары - закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары, үсеш институтлары, юнәлеш министрлыклары, ведомстволар белән үзара хезмәттәшлек итү, инновацион инфраструктураны үстерүгә финанслар җәлеп итүдә ярдәм күрсәтү; РИТА төбәк- әгъзаларының уртак инновацион, икътисадый, фәнни-техник һәм мәгариф проектларын алга сөрү; тупланган тәҗрибә һәм инновацияләрне үстерүнең иң яхшы практикалары белән уртаклашуны стимуллаштыру. Бөтенроссия дәрәҗәсендә инновацияләрне үстерү максатында көн тәртибен интеллектуаль тулыландыруны формалаштыру; чит илләрдә шундый ук ассоциацияләр белән үзара хезмәттәшлек.