Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары – Перспективалы үсеш департаменты башлыгы Олег Аксютин белән очрашты

05.06.2026

Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары – Перспективалы үсеш департаменты башлыгы Олег Аксютин белән очрашты.  

Очрашуда уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар, аерым алганда Казанкомпрессормаш белән.

Моннан тыш, ГМС төркеме җитәкчелеге агымдагы проектлар һәм компания киләчәктә катнашырга әзер булган проектлар турында хәбәр итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.