Татарстан һәм Мәскәү Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышы илкүләм рейтингында беренче урынны алды

05.06.2026

Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләре бүген иртән Петербург халыкара икътисадый форумы-2026да игълан ителде.

Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак, РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Россия Федерациясе субъектлары җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Рейтинг нәтиҗәләрен Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) генераль директоры Светлана Чупшева тәкъдим итте.

Әйтик, Татарстан Республикасы, Мәскәү белән бергә, Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтингта беренче урынны алды.

Рейтингның икенче урынын Түбән Новгород һәм Мәскәү өлкәләре бүлеште. Өченче урында - Сахалин өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Башкортостан Республикасы.

Моннан тыш, лидерлар бишлегендә - дүртенче урынны алган Калуга өлкәсе һәм Краснодар крае, шулай ук рейтингның бишенче юлын Кырым һәм Чечен Республикасы алды.

Рөстәм Миңнеханов, рейтинг нәтиҗәләрен шәрехләп, төбәкләргә ярдәмнәре өчен Россия Президентына, ил Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. «Федераль үзәкнең, безнең Президентның, Хөкүмәтнең зур ярдәме, - диде ул. - Барлык кыенлыкларга карамастан, федераль ярдәмнең зур чараларыннан без файдаланабыз. Икенчедән, бездә дә ярдәм итү буенча зур эш бара. Иң мөһиме - барлык бу рейтингларны без алабыз, бик яхшы анализлыйбыз һәм безнең резервларны күрәбез. Стратегик инициативалар агентлыгына бу эше өчен зур рәхмәт. Чынлыкта, бу зур җентекле эш, һәм бу безнең өчен бертөрле этәргеч булып тора, шуңа карап безгә үзебезнең вәзгыятьне төзәтергә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук белдергәнчә, югары рейтинг - республиканың нәтиҗәле эше. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда өч махсус икътисадый зона, шулай ук алгарышлы үсеш территорияләре, 110 сәнәгать мәйданчыгы эшли. "Узган ел буенча бу мәйданчыклар 1,5 трлн сумлык продукция биргән дип әйтә алам. Без монда республикабыз өчен зур резерв күрәбез. Бездә нефть сәнәгате, нефть эшкәртү, нефть химиясе, бу мәйданчыклардан 1,5 трлн сум акча алырга... Минемчә, федераль үзәкнең ярдәм чараларыннан башка бу гамәлгә ашырылмас иде", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Белешмә өчен:

Төбәкләрнең инвестицион климаты торышының илкүләм рейтингы Россия Президенты кушуы буенча 2014 елдан башлап АСИ тарафыннан төзелә. Рейтинг төбәк хакимиятләренең бизнес алып баруның уңай шартларын тудыру буенча тырышлыкларын бәяли һәм иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклый, ә аның нәтиҗәләре төбәк дәрәҗәсендә инвестицияләр өчен көрәштә конкуренцияне стимуллаштыра.

Искәртәбез, Татарстан 2015-2017 елларда рейтингта - беренче, 2018 елда - өченче, ә 2019-2025 елларда Мәскәүдән соң икенче урында иде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.