Рөстәм Миңнеханов ПМЭФ-2026 кысаларында «Бәйсез социал-демократлар берлеге» (Сербия Республикасы) партиясе рәисе Милорад Додик белән очрашты

04.06.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Бәйсез социал-демократлар берлеге» (Сербия Республикасы) партиясе рәисе Милорад Додик белән очрашты.

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы-2026 кысаларында узды.  

Татарстан Рәисе очрашуны Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек мәсьәләсендә эзлекле позициясе өчен рәхмәт сүзләре белән башлады.  

"Кызганычка каршы, Татарстан белән Босния һәм Герцеговина арасында товар әйләнеше күрсәткечләре түбән дәрәҗәдә кала. Узган ел сәүдә 447 мең доллар гына тәшкил итте", - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.