Рөстәм Миңнеханов «АБ «Россия» АҖ Директорлар советы рәисе Михаил Клишин белән очрашты.
"Ышанам ки, банк челтәрен алга таба үстерү, беренче чиратта, республиканың эре шәһәрләрендә, позицияләрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстанда әлеге банкның бер генә бүлекчәсе бар. Офис республиканың эре предприятиеләре белән актив эшли.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, банкның актив социаль позициясе аерым хөрмәткә лаек. Аерым алганда, банк Казанның 18 нче хастаханәсенең ата-аналары баш тарткан балалар стационар бүлегенә даими рәвештә иганәчелек ярдәме күрсәтә, шулай ук Татарстанның Питрәч районындагы «Шатлык» социаль приютына ярдәм итә.
Очрашу азагында җитәкчеләр барында "ППТ Алабуга МИЗ" АҖ һәм "Россия" акционер банкы" АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.