Равил Моратов: “Хезмәт хакы буенча бурычлары булганнарны ачыкларга кирәк”

19.12.2008

Бүген тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм керемнәрне законлаштыру буенча республика ведомствоара комиссиясе әгъзалары Татарстан предприятиеләре тарафыннан хезмәт хакы буенча бурычларны түләп бетерүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендәге видеоконференция режимындагы утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алевтина Смирнова, 1 нче декабрь мәгълүматларына караганда, министрлык ведомствосы буйсынуында торган 8 оешманың хезмәт хакын түләү буенча бурычлары булуын хәбәр итте. Шулар арасында “Карпов исемендәге химия заводы” ААҖ, “Бөгелмә фарфоры” ААҖ һәм башкалар. Әлеге предприятиеләр буенча бурычларның гомуми суммасы – 20,157 млн. сум, бу республика буенча гомуми бурычның 9,4 процентын тәшкил итә. Димәк, 12 мең 203 кеше хезмәт хакын вакытында алмаган. Соңгы мәгълүматларга караганда, 4 предприятиедә бурыч тулысынча түләнгән. 3 предприятиедә бурыч өлешчә түләнгән. Бурычның калган суммасын предприятиеләр ел ахырына кадәр түләп бетерергә планлаштыралар, чөнки берничә дәүләти контракт буенча акча керү көтелә. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ведомствосы буйсынуында торган предприятиеләрнең хезмәт хакын түләү буенча бурычларының гомуми суммасы 13,682 млн. сум тәшкил итә. Бурычлары булган бөтен предприятиеләр министрлык каршында оештырылган баланс комиссиясе контролендә торалар.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рәфыйк Заһретдинов торак-коммуналь хуҗалык тармагында 33 меңнән артык кеше эшләвен әйтте. 1 нче декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, бу тармакта хезмәт хакы буенча бурычлар юк.
Төзелеш тармагында, 1 нче декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, хезмәт хакы буенча бурыч 56,220 млн. сум тәшкил иткән. 18 нче декабрь мәгълүматларын карасак, бу сан 32,361 млн. сумга кадәр төшкән. 12 төзелеш оешмасы һәм сәнәгый-төзелеш материаллары өлкәсендә эшли торган 5 оешма бурычлы булып тора.
Соңгы атнада хезмәт хакын түләү буенча бурычларны киметүнең күзгә ташланган тенденциясе белән беррәттән, төзелеш тармагында эшләүчеләр административ отпускларга китәләр, кыскартылган эш режимына күчәләр.
1 нче декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда хезмәт хакы буенча гомуми бурыч 17,3 млн. сум тәшкил иткән. Бүген бу сан 10,6 млн. сумга кадәр кимегән. Чистайда, 17 нче декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, хезмәт хакы буенча гомуми бурыч 13 млн. сум чамасы тәшкил иткән. Тукай районында, 1 нче декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, хезмәт хакы буенча бурыч 13,1 млн. сум тәшкил иткән. Хәзер кайбер предприятиеләр хезмәт хакын түләгән.
Киңәшмәгә нәтиҗә ясап, Равил Моратов хезмәт хакын түләү кебек җитди мәсьәләгә җиңелчә карарга ярамавын билгеләп үтте. “Безгә әйберләргә объектив карарга кирәк. Министрлыклар хезмәт хакы буенча бурычларны түләү безнең өстә калуын аермачык аңларга тиешләр. Предприятиеләр белән бу өлкәдәге бөтен мәсьәләләрне карап чыгарга кирәк. Бурычлары булган предприятиеләрне ачыклау зарури”, - диде ул.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы