Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Роскосмос» дәүләт корпорациясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалауда катнашты.
Килешү кысаларында югары технологияле җитештерүләрне, фәнни, техник һәм кадрлар потенциалын үстерү планлаштырыла.
Документ космик эшчәнлекне популярлаштыруны, абруен ныгытуны һәм ил космонавтикасы мирасын саклауны күздә тота.
Килешү кысаларында яклар предприятиеләр, фәнни һәм мәгариф оешмалары белән берлектә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкарачаклар, алдынгы техник һәм технологик чишелешләр булдырачаклар һәм гамәлгә кертәчәкләр, югары технологияле продукция эшләп чыгарачаклар һәм фәнни эшләр башкарачаклар.
Моннан тыш, килешү кысаларында оешмалар тарафыннан Татарстан Республикасының сәнәгать продукциясен, шул исәптән импортны алмаштыру кысаларында куллану планлаштырыла.