Рөстәм Миңнеханов барында Иннополис Университеты һәм «Группа 1С» АҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды

04.06.2026

Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Иннополис Университеты һәм «Группа 1С» АҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

Имзалау Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барында узды.

"1С" - Россиянең әйдәп баручы ИТ-компаниясе, ул 30 елдан артык оешмалар, шул исәптән бюджет секторы учреждениеләре эшчәнлеге процессларын автоматлаштыру белән шөгыльләнә. «1С» фирмасы Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә бар. Аерым алганда, Татарстанда 100дән артык «1С» төбәк партнеры эшли. Татарстан Республикасында 15 меңнән артык предприятиене һәм компанияне 1С партнерлары озатайөри.

Имзаланган килешү бизнесны автоматлаштыру һәм цифрлаштыру өлкәсендә белгечләр әзерләү юнәлешендә төбәкнең уку йортлары белән хезмәттәшлекне үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, Иннополис Университетында «Группа 1С» АҖ белән берлектә илебез югары уку йортлары мәнфәгатьләрендә югары мәктәпнең югары квалификацияле ИТ-укытучыларын әзерләү буенча магистр программасы булдырырга ярдәм итәчәк.

Программага тыңлаучыларны җыю 2027/2028 уку елына планлаштырылган. Программага ел саен 20-25 кеше җыю планлаштырыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.