Рөстәм Миңнеханов «ВК" ҖЧҖ генераль директоры Владимир Кириенко белән очрашты

04.06.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ПМЭФ-2026 кырларында «ВК» ҖЧҖ (Вконтакте) генераль директоры Владимир Кириенко белән очрашты.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, ВК – республиканың стратегик партнеры. Казанда инде икенче ел VK Fest уздырыла. Бу - яшьләр арасында бик популяр чара, узган ел ул 20 меңнән артык тамашачыны җыйды.

"Сезнең компаниянең республикабызның сәнәгать секторы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итүе мөһим. Кайбер компанияләр сезнең сервисларны берләштерделәр - скважиналар белән автоматлаштырылган идарә итү өчен болыт технологияләре, кадрлар электрон документлар әйләнеше", - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Ул Казанда компаниянең IT-хабын ачуның мөһимлеген ассызыклады. Соңгы очрашу йомгаклары буенча дәүләт почта системасында импортны оператив алмаштыру буенча эш башкарылган.

Владимир Кириенко хәбәр иткәнчә, Россиядә беренче тапкыр порталларны татар теленә тәрҗемә итү проекты эшләнде. Бүген аның 100 меңгә якын уникаль кулланучысы бар.

Очрашу барышында шулай ук самокатларны арендага алучы кулланучылар өчен яшь буенча чикләү билгеләү өчен цифрлы ID булдыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Мондый тәҗрибә Мәскәүдә бар, башкалада самокатны арендага 16 яшьтән яшьрәк булмаган кулланучы ала ала.

Шулай ук ВК җитәкчесе эре компанияләр буенча эшләргә, болыт системалары буенча тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.