Рөстәм Миңнеханов «ДОМ.РФ» ГАҖ генераль директоры Виталий Мутко белән очрашты

04.06.2026

Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында «ДОМ.РФ» ГАҖ генераль директоры Виталий Мутко белән очрашты.

"ДОМ.РФ" – төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төп үсеш институтларының берсе. Ул илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тәэмин итә. Компания тарафыннан гамәлгә ашырыла торган механизмнар ил төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, үзләренең нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген исбатлады», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аерым алганда, «ДОМ.РФ» катнашындагы инфраструктура облигацияләре ярдәмендә Татарстанда ике эре проект тормышка ашырылды: Горький шоссесын реконструкцияләү һәм «Зур Зеленодольск» автомобиль юлын төзү.

"Бу Казан агломерациясендә яшәүчеләрнең транспорт белән тәэмин ителешен арттырырга һәм торак төзелешен үстерүгә этәргеч бирде", - дип игътибарны юнәлтте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда шулай ук мәдәни мирас объектларын торгызуга бәйле эш турында фикер алыштылар. Бу - «ДОМ.РФ» эшендә мөһим юнәлешләрнең берсе. Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда Татарстанда бу мәсьәләгә аерым игътибар бирелүен әйтте. Аерым алганда, барлык объектларга, беренче чиратта, авария хәлендәге объектларга инвентаризация үткәрелгән. Республикада мәдәни мирас объектларының берсе хәзер «ДОМ.РФ» тарафыннан инвесторларга кредит бирү кысаларында торгызыла.

«ДОМ.РФ» белән берлектә эскроу-счетлар механизмын гамәлгә ашыру өлешендә зур эш алып барыла. Банк республиканың әйдәп баручы төзүчеләре белән актив хезмәттәшлек итә. Ул проектны финанслау өлеше буенча Татарстанда беренче урында тора. Гомумән алганда, банк бүген 5 миллион квадрат метрдан артык торак һәм коммерциячел күчемсез мөлкәт төзелешен финанслый. Моннан тыш, банк - 31 миллиард сумлык портфеле белән халыкка ипотека кредиты бирү буенча лидерларның берсе.

"Татарстан белән килешү - ТКХ өлкәсендә инвесторның тулы кыйммәтле цифрлы юлын булдыруга бер адым. Без мирас платформасының тарихи объектлар витринасы гына түгел, ә инвестор төп хезмәтләрне онлайн алырлык эш коралы булуын телибез. Бу административ киртәләрне киметергә һәм һәйкәлләрне яңадан торгызу һәм яңа тормышка җайлаштыру проектларын тизрәк эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Мондый алым мәдәни мирас объектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген тамырдан арттырачак, аларны хуҗалык әйләнешенә кайтаруны тизләтергә һәм киләчәк буыннар өчен илнең уникаль мәдәни байлыгын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады Виталий Мутко.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «ДОМ.РФ» ГАҖ арасында Хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Ул мәдәни мирас объектларына кагыла.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Мутко барында «Вишневка» ҖЧҖ һәм «Банк ДОМ.РФ» АҖ арасында торак төзелеше өлкәсендә стратегик партнерлык турындагы килешүгә имза салынды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.