Бүген Санкт-Петербургта, Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев белән очрашты.
Эшлекле очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев төбәк энергетикасын үстерү, шул исәптән бүген Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган энергетика өлкәсендәге агымдагы проектлар турында фикер алыштылар. Аерым алганда, җылылык генерациясен модернизацияләү проектларын конкурентлы сайлап алу мәсьәләләре күтәрелде.