Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Яр Чаллыда

19.12.2008

Бүген, 19 нчы декабрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов – Яр Чаллыдагы “КАМАЗ” ААҖ ндә.
Шуны да искәртик: иртән “Бигеш” халыкара аэропортына Россия Федерациясенең Хөкүмәт башлыгы Владимир Путин килеп җитте. Владимир Путинның Татарстанга эшлекле сәфәренең төп максаты – “КАМАЗ” ААҖ ндә булу һәм Россия автосәнәгатен үстерү буенча киңәшмә үткәрү.
“Бигеш” халыкара аэропортында Россия Хөкүмәте башлыгын Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Яр Чаллы мэры Илдар Халиков һәм башкалар каршы алды.
Килеп җитүгә үк, Россия Премьер-министры Владимир Путин “КАМАЗ” ААҖ нең фәнни-техник үзәгендә булды. Россия Хөкүмәте башлыгына җитештерелә торган техника үрнәкләрен (йөк тарткычлар, үзбушаткычлар, бронялы хәрби техника) күрсәттеләр. Моннан тыш, Владимир Путин эшчеләр белән сөйләшеп алды. Премьер-министрның эш шартларының нинди булуы һәм хәзерге вакытта эшчеләрне нәрсә борчуы турында бирелгән соравына алар: “Бары тик бер генә проблема – финанс кризисын җиңеп чыгу һәм нормаль эш графигына кайту проблемасы борчый”, - дип җавап бирделәр.
Шуны да искәртик: икътисади кризиска бәйле рәвештә, “КАМАЗ” ААҖ 23 нче декабрьдән 2009 елның 19 нчы гыйнварына кадәр төп конвейерны туктатачак. Җитештерүне туктату авыр йөк автомобильләренә сорау кимүгә һәм базардагы товарның кирәгеннән артык җыелып ятуына бәйле. “КАМАЗ” ААҖ нең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, автозавод алдында складлардагы һәм дилерлардагы товар калдыклары күләмен киметү бурычы тора. Базарның җанлануы 2009 ел беренче кварталының икенче яртысында гына башланыр дип фаразлана. Шуннан соң “КАМАЗ” кыска вакыт эчендә җитештерүнең элекке темпына кайтырга һәм товар продукциясен кирәкле күләмдә чыгарырга әзер.
Расланган бизнес-планга таянып, “КАМАЗ” ААҖ киләсе елда 47 мең йөк автомобиле чыгарып сатачак, шуларның 11 меңе – экспортка.
“КАМАЗ” ААҖ дөнья күләмендә авыр йөк автомобильләре җитештерүчеләр арасында – 11 нче һәм дизель двигательләрен чыгару күләме буенча сигезенче урынны алып тора. Хәзерге вакытта предприятиедә 50 меңгә якын хезмәткәр эшли.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте