Рөстәм Миңнеханов Казан ТЮЗында ремонт эшләрен бәяләде һәм TatarSu курорт комплексында булды

01.06.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Островский урамындагы Казан дәүләт яшь тамашачы театры (ТЮЗ) бинасында булды. Театрда 2025 елның язында башланган реставрация һәм ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

Казан ТЮЗы - шәһәрдәге иң борынгы театрларның берсе. Реставрация эшләре этаплап башкарылган. Биредә беренче һәм икенче катларга, керү төркеменә, баскычларга, хезмәт бүлмәләренә, сәхнәгә, тамаша залына капиталь ремонт ясалган.

Карау барышында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова аңлатмалар биреп барды. Ул, аерым алганда, ТЮЗ бинасында 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Казанда беренче татар мәдәни үзәге (шулай ук "Шәрык клубы", яки "Восточный клуб" дип тә билгеле) урнашуын искәртте. Яшь тамашачы театры бинада 1940 елдан бирле урнашкан.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы башлыгы шулай ук ТЮЗ республикада «Алтын битлек» премиясен алган беренче театр булуын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар холлны, тамаша залын – партерны һәм балконны карады. Татарстан Рәисе театр креслоларының сыйфатын шәхсән үзе бәяләде. Әйтик, төзекләндерелгән ТЮЗда креслолар трансформалаштырыла - балалар һәм өлкән тамашачыларга уңайлы булсын өчен.

Икенче катта кунаклар артистлар өчен грим бүлмәләрен, тегү цехын, бутафор цехын һәм башка бүлмәләрне карадылар.

Рөстәм Миңнехановка сөйләүләренчә, икенче каттагы мәйданнарның бер өлеше 1995 елның кышында театрда булган янгыннан соң файдаланылмаган. Хәзер ремонттан соң бинаның бу өлеше дә ремонтланган һәм файдалануга тапшырылган.

ТЮЗның эчке ишегалдында мәдәни-массакүләм чаралар уздыру өчен җәмәгать киңлеге булдыру күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшләрне, театрның җиһазландырылуын уңай бәяләде, шулай ук республика өчен мөһим булган бу объектта ремонтның тәмамлануын тикшереп торырга кушты.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә ТЮЗда Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар йөрде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов TatarSu күп функцияле курорт комплексында булды.

Объект Казан Кремле һәм Киров дамбасы арасында Казансу елгасы ярында урнашкан. Бу бассейннар, пляжлар, фонтаннар һәм туклану нокталары булган зур ял зонасы. Шулай ук биредә төрле типтагы парлы мунча кластеры (рус мунчасы, фин саунасы), спа-үзәк, ресторан һәм фуд-корт эшләячәк.

Бүген объект сынау режимында эшләде (рәсми ачылыш соңрак булачак). Балаларны яклау көнендә - 1 июньдә – объектка төрле спорт мәктәпләрендә һәм секцияләрендә шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләрне чакырганнар.

Рөстәм Миңнеханов җылытыла торган сулы бассейнны, спорт мәйданчыклары урнашкан комплекс территориясен, шулай ук спорт тренажерлары урнаштырылган объектта кулланылган төзелеш материалларының сыйфатын бәяләде. Карау барышында TatarSu комплексы һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре аңлатмалар биреп барды.

Комплекс территориясендә соңыннан кунакханә комплексы төзеләчәк.

TatarSu комплексы Кремль яр буен дәвам иттерер һәм аны Адмиралтейство бистәсе янындагы яшел зоналар белән тоташтырыр дип көтелә.

Казан Кремленә караган җәмәгать киңлеге шәһәр халкы һәм туристлар өчен яңа тарту ноктасы булачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.