Хөрмәтле химия, нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм фармацевтика сәнәгате хезмәткәрләре!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Химик көне белән котлыйм!
Татарстанның гасырлар буе дәвам иткән данлыклы фәнни традицияләре һәм югары сәнәгать потенциалы бар, болар илнең икътисадый үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Республиканың химия, фармацевтика, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, кайбер очракларда Европада һәм Россия Федерациясендә иң эреләрдән булып, безнең илгә каршы кертелгән санкцияләргә карамастан, конкуренциягә сәләтле яңа төр продукция базарларына чыгуларын дәвам итәләр, авыл хуҗалыгыннан алып хәрби-сәнәгать комплексына кадәр икътисадның барлык тармаклары белән элемтәләрне ныгыталар. Тармакның мактаулы репутациясе көн саен тырыш хезмәт, һөнәргә тугрылык, эшкә җитди мөнәсәбәт һәм меңләгән югары квалификацияле белгечләрнең һәм галимнәрнең югары оешканлыгы белән яулана. Хезмәткә хөрмәт, белемгә омтылу, даими үсеш һәм фидакарьлек Татарстан яшь химикларының тормыш позициясенең нигезе булырга тиеш.
Бүген Россия сәнәгате катлаулы чор кичерә, алар безнең барыбыздан да тотрыклы мөнәсәбәтләрне үзгәртүне таләп итә. Әмма бу дәвер мөмкинлекләр вакыты да булып тора. Химия предприятиеләре һәм фәнни учреждениеләр акционерларының һәм хезмәткәрләренең бай тәҗрибәсе, фәнни һәм җитештерү потенциалы килеп туган кыенлыкларны уңышлы хәл итәргә һәм кыска вакыт эчендә сәнәгать һәм халык өчен кирәкле продукция җитештерүне җайга салырга мөмкинлек бирә.
Һичшиксез, илебез сәнәгатен комплекслы үстерү, инновацион проектларны гамәлгә ашыру – гражданнарның тормыш дәрәҗәсен үстерү чыганагы, икътисадның иминлеген арттыру, киләчәк буыннарның лаеклы тормышына гарантия.
Тармакның һәм фәнни учреждениеләрнең барлык хезмәткәрләренә югары дәрәҗәдәге профессионализмнары, сайланган эшчәнлек өлкәсендә даими камилләшергә омтылулары, үз эшләрендә җаваплылыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.
Тармак ветераннарына аерым рәхмәт. Сез Татарстан Республикасында олы химияне торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керттегез. Бүген сезнең күбегез яшь белгечләргә остаз булып тора, ә бу – традицияләрне саклау нигезе, патриотизм һәм традицион рухи кыйммәтләргә тугрылык үрнәге.
Үз гомерләрен химия тармагы белән бәйләүчеләргә чын күңелдән нык сәламәтлек, тотрыклылык, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин