Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә - сабан культуралары 1 млн. 611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94% тәшкил итә

30.05.2026

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Дмитрий Яшин төгәллек керткәнчә, җылылык сөюче культуралар чәчелгән: кукуруз - 15 мең га, соя – 1,9 мең га карабодай – 3,6 мең га. Бәрәңге һәм яшелчәләр утырту тәмамлана. Алты районда сабан культураларын чәчүне төгәлләгәннәр. Башка районнар да якын арада бу эшне төгәлләячәкләр.

Быел, терлек азыгының былтырдан калган запасларын исәпкә алып, 3,2 млн тонна сенаж, 3,7 млн тонна силос һәм 320 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак. Кышлауга ел ярымлык азык запасы белән керергә кирәк, бу шартлы бер баш терлеккә 40 центнер туры килә. Бүген 11 районда терлек азыгы әзерләү башланган. 23 мең тонна сенаж һәм 2,5 мең тонна печән әзерләнгән. Былтырдан калган терлек азыгы запасы республика буенча бер башка уртача 22 ц. берәмлек тәшкил итә.

Республика хуҗалыкларында 710 бер. терлек азыгы җыю комбайны бар. Республика буенча тәүлеклек терлек азыгы әзерләү потенциалы - 127 мең тонна. Комбайннардан тыш, хуҗалыкларда 500 бер. үзйөрешле һәм 1300 бер. тагылма чапкыч, 1800 бер. пресс-җыючы һәм 360 транспортлаучы бар. Иң югары йөкләнеш чорында куәтләрне көчәйтү өчен башка төбәкләрдән механикалаштырылган отрядларны җәлеп итәргә мөмкин, дип билгеләп үтте нотыкчы.

Киңәшмә барышында хәбәр ителгәнчә, 2026 елның 3-4 июнендә Минзәлә районында «Камский Бекон» ҖЧҖ базасында терлек азыгы җитештерү буенча Федераль басу көне узачак. Чарада агросәнәгать комплексының әйдәүче экспертлары, агробизнес вәкилләре, Россия һәм чит ил галимнәре һәм технологлары катнашачак. Чараның төп темасы - терлек азыгы җитештерүнең заманча технологияләре һәм терлекчелекне үстерү өчен нәтиҗәле чаралар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы материаллары кулланылды.