Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында быел төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк беренче район Зәй муниципаль районы булачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Арина Петрова киңәшмә барышында билгеләп үткәнчә, төзелеш сезоны башланганнан бирле «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең уртача проценты 28% тәшкил итә.
28 майга юл эшләре буенча башкарылган эшләр 38% тәшкил итә, 2 атнада динамика — 15%.
Эшләр 200 ишегалдында алып барыла, 81 ишегалдында эшләр төгәлләнгән.
"Быел программаны төгәлләүче беренче район - Зәй районы, яктыртуны тоташтыру һәм бер спорт комплексын урнаштыру гына кала. Якын арада төзекләндерелгән ишегалды территорияләрен кабул итү булачак, һәм программа гамәлдә булган вакыт эчендә беренче тапкыр ул шундый иртә срокларда узачак», - диде Арина Петрова.
Программа кысаларында барлык муниципаль берәмлекләрдә 202 ишегалдында тышкы яктырту эшләре алып барыла, 110 ишегалдында тышкы яктырту эшләре төгәлләнгән. 28 майга республика буенча үтәлеш - 38%, 2 атнада динамика — 15%.
Спорт, балалар өчен җайланмаларны урнаштыруга барлык тәэмин итүчеләр дә керешкән. 27 майга монтаж эшләре 8%ка үтәлгән, 2 атнадагы динамика — 7%. Эшләр 8 муниципаль берәмлектә 74 ишегалдында алып барыла, 23 ишегалдында эшләр төгәлләнгән инде.
"Эшләр штат режимында алып барыла, эш графигыннан калышу юк», - дип ачыклык кертте Арина Петрова.
«Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең сыйфатын тикшереп тору өчен узган атнада Казанга, шулай ук Бөгелмә, Биектау, Лаеш һәм Чистай районнарына барганнар.
Арина Петрова хәбәр иткәнчә, 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Казан Кремле ишегалдында «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы һәм беренчеләрдән булып оештырылган балачак фестивале кысаларында «Татарстанда җәй» проектына тантаналы старт биреләчәк.
Балалар, республика халкы һәм шәһәр кунаклары өчен бай программа әзерләнгән, бу проектның вакыйгалар көн тәртибенә киң аудиторияне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу көнне «Татарстанда җәй» проектының мәгълүмат үзәге эшли башлаячак, ул җәйге төп чаралар буенча координацияләү һәм коммуникацияләү ноктасы булачак.