ТР экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин: Санитар-экологик ике айлыкка 340 мең кеше катнашты, 200 мең агач һәм куак утыртылд

30.05.2026

Татарстан Республикасында санитар-экологик ике айлык нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Искәртәбез, санитар-экологик ике айлык ел саен Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр уза.

ТР Экология министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, ике айлыкта гадәттәгечә барлык муниципаль берәмлекләр, табигатьне саклау хезмәтләре, министрлыклар, ведомстволар һәм предприятиеләр катнаша. Быел чисталык марафонын 340 мең кеше хуплады.

Төзекләндерү кысаларында 200 меңләп агач һәм куак утыртылды. Лаеш районында гына да Урманнар утырту көнендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 35 меңгә якын агач утыртты.

Түбән Кама районында эре сәнәгать предприятиеләре 216 гектар мәйданлы яңа «Яшел боҗра» урман полосасы булдырганнар.

Территорияләрне чистарту өчен 8 мең берәмлек техника җәлеп ителгән, 274 мең кубометр калдык чыгарылган.

Республикада төп өмә 25 апрельдә узды. Бу көнне 10 мең кеше 150 өмә үткәрде. Һәр районда парк һәм скверларда, Бөек Ватан сугышы һәйкәлләре янында, ветераннар ишегалларында тәртип урнаштырдылар, свода катнашучыларның гаиләләренә булыштылар. Казанда өмәнең үзәк мәйданчыгы Урицкий исемендәге парк янындагы урман утырту булды.

Министр халык белән кара-каршы элемтә буенча мәгълүмат бирде. Ел башыннан ТР Экология министрлыгына 1429 мөрәҗәгать кергән — бу үткән ел белән чагыштырганда ике мәртәбә кимрәк.

Тулаем республика буенча 1 апрельдән барлык күзәтчелек органнары тарафыннан 3 меңгә якын хокук бозу ачыкланган, шуларның 1,5 меңе бетерелгән. Һәр өченче хокук бозу – калдыкларны рөхсәтсез ташлау урыннары.

Ике айлык чорында республика территориясе җирдән дә, һавадан да тикшерелгән. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә 43 юлларга чыгу оештырылган, 110 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Май аенда Казанда «ЭКОдулкын» юбилей форумы узган, анда республиканың 23 районыннан 140 финалист катнашкан. Ун ел эчендә «Чиста булачак» хәрәкәте 11 меңгә якын катнашучыны берләштергән.

Кешеләр «Экояз» конкурсы кысаларында 15,5 мең чара оештырган.

Ике айлык нәтиҗәләре буенча ТР Премьер-министры Алексей Песошин иң яхшы муниципаль берәмлекләргә бүләкләр тапшырды.

«Үзәге – шәһәр тибындагы бистә, район үзәге, авыл» статусы булган муниципаль районнар категориясендә өченче урынны Питрәч районы алды. Икенче урында - Алексеевск районы. Бу төркемдә беренче урынны Биектау районына бирделәр.

«Үзәге – шәһәр» статусы булган муниципаль районнар категориясендә өченче урынны Арча районы алды, икенче урынны - Түбән Кама районы. Беренче урынны Әлмәт районы яулады.

«Шәһәр округлары» төркемендә икенче урынны Казан алды, категориядә Чаллы иң яхшысы булды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.