Рөстәм Миңнеханов Нур медиасәнгать фестивале мәйданчыгында булды

29.05.2026

Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нур (Яңа Уникаль Чынбарлык) медиа сәнгать фестивалендә булды.

Фестиваль Татарстан башкаласы Казанда алтынчы мәртәбә уздырыла. Катнашучылар арасында: Көньяк Корея, Кытай, Франция, Италия һәм Испания вәкилләре.

Программада - Realtime дисциплинаара перформансы премьерасы, рәссамнар һәм студияләрдән инсталляцияләр һәм маппинг-шоулар, төрле инсталляцияләр, масторияләр, мастер-класслар, чыгышлар. Өстәмә рәвештә бренд-зоналар, ярминкә мәйданчыклары һәм фудкорт эшли.

Шулай ук бөтен илдән килгән креатив индустрияләр вәкилләре белән дискуссияләр һәм әңгәмәләр уза.

Быел фестиваль киңәйгән, һәм инсталляцияләр Казанның берьюлы 15 локациясендә күрсәтеләчәк. НУР 28 майдан 31 майга кадәр уза һәм 30 га якын вакыйганы берләштерә.

Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм башкалар озата йөрде.

Фестиваль программасы белән ТР Мәдәният министрлыгы сайтында танышырга була. https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2525991.htm?ysclid=mpr0vfjn8h876026981


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.