Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты Татарстан Республикасында күчмә киңәшмә үткәрде.
Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасын үстерү турында фикер алыштылар.
Күчмә киңәшмәне Комитет рәисенең беренче урынбасары Наталья Комарова үткәрде.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Наталья Комарова хәбәр иткәнчә, "бу Комитет Федерация Советы Рәисе кушуы буенча төбәкләрдә ККК полигоннары өлешендә эшләрнең торышын характерлаучы кабул ителгән федераль законнарны җайлаштыру өчен үткәрә торган системалы эш".
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин аша ил җитәкчелегенә, шулай ук Хөкүмәткә һәм Федерация Советына каты коммуналь калдыклар белән эш итү тармагын реформалаштыру мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Экология һәм калдыклар белән эш итү өлкәсе гражданнарның тормыш сыйфатын билгели, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан бу юнәлештә эзлекле рәвештә эшли. Соңгы елларда республикада һавага пычраткыч матдәләр чыгару сизелерлек кимеде, пычранган агынты сулар чыгару кимеде.
Ил Президенты Владимир Путинның «Экология» илкләм проектын гамәлгә ашыру турындагы карары тармакка өстәмә этәргеч бирде. 2019 елдан Татарстанда әлеге илкүләм проект кысаларында 30 чара гамәлгә ашырылган. Сәнәгать предприятиеләренең эшкә актив кушылуы аеруча мөһим, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Бүген «Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты кысаларында ил җитәкчелеге йомык цикллы заманча икътисад формалаштыру, калдыкларны күмү күләмнәрен киметү һәм инфраструктура булдыру буенча бурычлар куйды.
Татарстанда калдыклар белән эш итү өлкәсендә системалы һәм комплекслы эш алып барыла.
Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, республикада тупланган экологик зыянны бетерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Самосырово полигонын рекультивацияләү һәм Казанның чистарту корылмаларын реконструкцияләү кебек мөһим проектлары гамәлгә ашырыла. Бу Казан агломерациясендә яшәүчеләр өчен экологик вәзгыятьне сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирде.
Параллель рәвештә санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча системалы эш алып барыла.
Төбәк калдыклар белән эш итүнең заманча, экологик яктан куркынычсыз һәм тотрыклы системасын булдыру эшен дәвам итәчәк.
Белешмә өчен:
Искәртәбез, РФ Президентының «2030 елга кадәр чорга һәм 2036 елга кадәр перспективага Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары турында»гы Указы нигезендә максатчан күрсәткечләр һәм бурычлар билгеләнгән, шул исәптән 2030 елга ел саен барлыкка килә торган ККК күләменең 100%ын сортларга аеруны, КККның 50%ын күмүне һәм хуҗалык әйләнешенә кимендә җәлеп итүне тәэмин итә торган йомык цикллы икътисад булдыру буенча җитештерү һәм куллану калдыкларының кимендә 25%ын икенчел ресурслар һәм чимал сыйфатында.