Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Балалар экология-биология үзәгендә булды.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, үзәкнең эшчәнлек юнәлешләренең берсе - мәктәп урманчылыгы. Түбән Кама районында шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә мәктәп урманчылыкларының 11 отряды эшли.
Үзәктә булганда кунакларга мәктәп укучыларының урманны саклау буенча бүген гамәлгә ашыра торган проектлары турында сөйләделәр («Урманны саклауда дендрограффити» проекты).
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Хайваннар дөньясы» программасы буенча дәрестә булды - алар хайваннарның гадәтләрен өйрәнәләр, аларны карарга, ашатырга өйрәнәләр.
Аннары кунаклар рәсем сәнгате сыйныфларын карадылар, анда укучылар «Татарстан Республикасының Кызыл китабындагы хайваннар» темасына рәсем ясадылар. Балалар белән Түбән Каманың танылган рәссамнары шөгыльләнә.
Шулай ук Рөстәм Миңнехановка СИБУР компаниясе проектын күрсәттеләр: СИБУР үзендә булган шәһәрләрдә мәгърифәтчелек мәйданчыклары ача, анда мастер-классларга шәһәр халкы – балалар да, өлкәннәр дә килә, һәм аларга пластик тарихын күрсәтәләр.
Үзәк базасында төбәктә беренче «Экодом СИБУРа» эшли һәм башка экологик агарту программалары гамәлгә ашырыла. «Экодом СИБУРа" - заманча белем бирү мәйданчыгы, анда балалар һәм өлкәннәр әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт принциплары белән танышалар, калдыкларны сортларга аерырга өйрәнәләр, материалларны эшкәртүнең йомык циклы һәм ресурсларны кабат куллану мөмкинлекләре турында беләләр. Төрле форматларда килүчеләргә әйләнә-тирә мохиткә йөкләнешне киметүдә һәм экологик культураны формалаштыруда эшкәртүнең роле турында сөйлиләр.
Түбән Камада Экодом 2025 елның ноябрендә ачылган. Алты ай эчендә анда 6 меңнән артык кеше булган.
Тагын бер юнәлеш - "Ресайклинг остаханәсе". Биредә балалар пластик төрләрен өйрәнәләр, эшкәртү процессын күзәтәләр һәм үз куллары белән икенчел чималдан файдалы эшләнмәләр ясыйлар.
СИБУР ярдәме белән Балалар экология-биология үзәгендә гомуми мәйданы 10 мең кв. метрга якын булган биналарга капиталь ремонт ясалган, заманча җайланмалар сатып алынган, 14 мәгариф киңлеге булдырылган. Алар арасында урманчылык, экомониторинг һәм биотехнологияләр лабораторияләре, «Җәмәгать яшелчә бакчасы» практик мәйданчыгы, шулай ук табигый фәннәр һәм экология белән шөгыльләнү өчен юнәлеш сыйныфлары бар.
Түбән Кама тәҗрибәсе башка төбәкләрдәге коллегаларны кызыксындырды инде. Үзәктә Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара һәм Брянск балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм методологлары булып киткән.