Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2026 елның беренче кварталындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кварталлык планлы киңәшмәне уздырды. Чарада нефть чыгару компанияләре җитәкчелеге, шулай ук Ростехнадзорның Идел буе идарәсе һәм башка ведомстволар вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов болай диде: "Быелның беренче кварталында бөтендөнья икътисады глобаль нефть базарына сизелерлек кагылган җитди структур чакырулар белән очрашты.
Якын Көнчыгыш конфликтының эскалациясе, Ормуз бугазын блокта тоту мартта нефтькә бәяләрнең кискен артуына китерде һәм алдагы айларда дәвам итте». Шул ук вакытта республика икътисадындагы вәзгыять тотрыклы, диде ул. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 1 кварталда 8 млн 690 мең тонна нефть чыгарылган, шул исәптән кече нефть компанияләре тарафыннан – 1 млн 655 мең тонна.
«Нефтеконсорциум МНК» АҖ генераль директоры Рафаэль Минһаҗев 2026 елның 1 кварталында кече нефть чыгару компанияләренең эш нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим итте.
Республиканың кече нефть компанияләре тарафыннан 1 кварталда 1 млн. 655 мең тонна нефть чыгарылган. Кече нефть компанияләре тарафыннан чыгарылган өлеш республика буенча чыгарылган табышның гомуми күләменнән 19% тәшкил итә. 25 компания нефть чыгару күләме буенча планнарны арттырып үтәгән. «Татойлгаз», «Шешмаойл», «СМП Нефтегаз», «Татэкс» кебек компанияләр нефть чыгаруны шактый арттырып үтәгән.
Эксплуатацион бораулау буенча 45 мең метр тау токымы борауланган, 42 яңа скважина файдалануга тапшырылган. Быел 158 мең метр тау токымы бораулау планлаштырылган. Хисап чорында – 1 кварталда – нефть компанияләре тарафыннан капитал салуларны финанслауга 3 млрд сум җибәрелгән.
Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру методлары 27 компаниядә кулланылган, шуның хисабына 369 мең тонна нефть чыгарылган, бу чыгаруның гомуми күләменнән 22% тәшкил итә.
«Троицкнефть», «Шешмаойл», «Иделойл», «Татэкс», «Карбонойл» һ.б. компанияләр катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру методлары хисабына нефть чыгаруда яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр. Ел ахырына кадәр әлеге методлар хисабына миллион ярым тоннадан артык нефть чыгару планлаштырыла.
Быелның 1 кварталында кече нефть компанияләре тарафыннан 23 млн кубометр иярчен нефть газы чыгарылган.
Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләренә яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, республика икътисадының нигезен нефть сәнәгате тәшкил итә, һәм нефть чыгару компанияләре төбәк икътисадына да, бөтен ил икътисадына да зур өлеш кертәләр.