Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды
Холдингның 2025 елдагы эше турындагы хисап белән генераль директор Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Акционерлар холдингның еллык хисабын, 2025 ел өчен еллык бухгалтерлык хисабын расладылар, шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы әгъзаларын сайладылар.
Аннары «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы әгъзалары утырышы узды.
Холдингның Директорлар советы рәисе итеп яңадан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сайланды.
Рөстәм Миңнеханов холдингның генераль директоры вазыйфасына Рафинат Яруллин кандидатурасын янәдән расларга тәкъдим итте.
Шулай ук ревизия комиссиясе әгъзалары сайланды, 2026 елда «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖнең еллык бухгалтерлык хисабына аудит уздыру өчен аудитор оешмасы билгеләнде.
Еллык гомуми җыелышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.