Рөстәм Миңнеханов Казандагы "Әл Мәрҗани" мәчетендә бәйрәм намазында катнашты

27.05.2026

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазында катнашты.

Мөселман кануннары һәм Татарстан мөфтияте карары нигезендә, республика мәчетләрендә бәйрәм гәет намазы кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач башланды.

Намаз Казандагы «Әл Мәрҗани» мәчетендә узды. Ул Коръән укудан башланды.

Бәйрәм вәгазе башланганчы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Президенты Владимир Путинның Россия мөселманнарына һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның республика мөселманнарына Корбан бәйрәме уңаеннан котлау телеграммаларын укыды.

Коръән укыганнан соң мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарга бәйрәм вәгазе белән мөрәҗәгать итте, анда ул Корбан бәйрәме тарихын, бәйрәм йолалары һәм традицияләре турында искә төшерде.

Мөселманнар ике рәкәгатьтән торган мәҗбүри бәйрәм намазы укыдылар һәм, Аллаһы Тәгаләне мактап, үзләре һәм бөтен Ватаныбыз өчен Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, күмәк дога кылдылар.

Белешмә өчен:

Мәчетләрдә бәйрәм гыйбадәтләре тәмамланганнан соң, мөселманнар өч көн дәвамында үткәрелә торган корбан чалу йоласына керешәләр. Моның өчен республика шәһәрләрендә һәм районнарында 60 махсуслаштырылган мәйданчык әзерләнгән, шул исәптән 17се - Казанда.

Корбан бәйрәме кысаларында Татарстан шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә җирле мөселман берләшмәләре шулай ук төрле бәйрәм чаралары үткәрә. Аларның иң колачлысы - Казанның Кремль яр буенда ТР Мөселманнары диния нәзарәте һәм Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган «Корбан-фест» бәйрәме.

«Әл Мәрҗани» мәчетендә бәйрәм көннәрендә Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга, шулай ук Болгар цивилизациясе тарихына багышланган Бөтенроссия пленэры картиналары күргәзмәсен оештыру планлаштырыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.