Рөстәм Миңнеханов Беларуська эш сәфәре кысаларында "БЕЛДЖИ" заводында булды

25.05.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларуська эш сәфәре кысаларында «БЕЛДЖИ» заводында булды.

Бу - Belgee һәм Geely маркалы җиңел автомобильләрне җыю буенча Белорусь-Кытай уртак предприятиесе.

Узган ел компания 90 000нән артык автомобиль җыйган, шуларның 60 000е Россиягә озатылган.

Предприятие эшләтеп җибәргәннән бирле машина комплектларын эре төенле җыю ысулы белән (SKD) җитештерү гамәлгә ашырыла (кузовлар креслолы, рульле, идарә панеле булган шассида, тәгәрмәчләрсез һәм йөрү өлешсез). 35 эшчегә бер автомобиль җыю өчен 12 минут вакыт кирәк.

Рөстәм Миңнехановка җитештерү турында сөйләделәр, автомобильне җыюның бөтен циклын күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнеханов автомобильне йөртеп карады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.