Бүген төштән соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскта «Тәмле Казан» фестивалендә булды.
Искәртәбез, «Тәмле Казан» фестивале Минск шәһәрендә Казан шәһәре көннәре кысаларында уза.
Өч көн дәвамында мәйданчыкларда гастрономия фестивале, һөнәрчеләр продукциясе күргәзмәсе, мастер-класслар, бизнес-форум уза, шулай ук концерт программасы да каралган.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Минск һәм Беларусь Республикасы җитәкчелегенә фестивальне оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Без кунакка тарихыбыз һәм мәдәниятебез турында сөйләргә, социаль һәм икътисадый өлкәләрдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм сезне милли ашларыбыз һәм гореф-гадәтләребез белән таныштырырга килдек», - диде Татарстан Рәисе.
Ул ассызыклаганча, Минск - ул көчле рухлы һәм ышанып булмаслык ныклыгы һәм кешеләре белән дан тоткан бай мираслы шәһәр.
Рөстәм Миңнеханов алда яңа проектлар һәм яңа мөмкинлекләр көтүенә ышаныч белдерде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Минскта «Першы Нацыянальны гандлёвы дом» сәүдә үзәгендә булды. Бу Беларусь Республикасында барлык өлкәләрне җитештерүчеләрне җыйган беренче сәүдә проекты, һәм бер түбә астында иң яхшы белорус брендлары товарлары тәкъдим ителгән.
Сәүдә үзәгендәге беренче кат Витебск, Минск һәм Могилев өлкәләреннән продукция өчен бирелгән. Икенче катта Беларусь Республикасының Брест, Гродно һәм Гомель өлкәләреннән товарлары булган кибетләр урнашкан.