Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин белән очрашуда: Предприятиеләребезнең кооперациясен көчәйтергә, кече һәм урта бизнесны эшкә җигәргә кирәк

25.05.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин белән очрашты.

Очрашу Минскта узды, анда Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары эш сәфәрендә.

"Безнең республика Беларусь Республикасы һәм аның төбәкләре белән союздаш Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында мөнәсәбәтләрне үстерүгә өстенлекле әһәмият бирә", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов Александр Турчин белән очрашу барышында.

Ул кичә, 24 майда, үзе Брест өлкәсендә булган предприятиеләр турындагы тәэсирләре белән уртаклашты һәм төбәкләр дәрәҗәсендә мондый эшнең икътисадый һәм сәнәгать потенциалын тирәнрәк күрергә һәм хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирүенә игътибар итте.

"Без тармакларның иң киң спектры буенча хезмәттәшлек итәбез, шул исәптән нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, урман хуҗалыгы, транспорт һәм башкалар. Белорусь партнерлары арасында Минск трактор заводы аерым урын алып тора. Татарстан авыл хуҗалыгы техникасының шактый өлеше әлеге предприятиедә җитештерелә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта, Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, сәүдә-икътисадый, инновацион һәм инвестицион өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен шактый потенциал бар.

"Катлаулы халыкара шартларда предприятиеләребезнең кооперациясен көчәйтергә, кече һәм урта бизнесны активрак эшкә җигәргә, Сәүдә-сәнәгать палаталары, шулай ук Предприятиеләр ассоциациясе, МИЗ һәм индустриаль парклар мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга кирәк», - дип йомгаклады ул сүзен.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.