Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскта Беларусь Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тормыш эшчәнлеге иминлеге мәгариф үзәгендә булды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасында эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнехановка Беларусь Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тормыш эшчәнлеге иминлеге мәгариф үзәгендә сөйләүләренчә, мондый үзәкләрнең төп максаты – җәмгыятьтә халыкны, шул исәптән балаларны, гадәттән тыш хәлләр шартларында яклау ысулларына һәм гамәлләргә өйрәтү юлы белән тормыш иминлеге мәдәниятен формалаштыру, шулай ук яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү.
Үзәктә укыту уен принципларына корылган. Нигезгә укучыларны гадәттән тыш хәлне максималь имитацияли торган мохиткә кертү һәм модельләштерелә торган вәзгыятьне эмоциональ кабул итүне арттыру исәбенә материалны тирәнтен өйрәнү методлары салынган. Үзәктә заманча мәгълүмат коммуникация технологияләре (виртуаль чынбарлык, өстәмә чынбарлык) нигезендә төзелгән интерактив тренажерлар һәм симуляторлар кулланыла.