Бүген Беларусь Республикасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның эш программасы дәвам итә.
Искәртәбез, кичә Рөстәм Миңнеханов Минскка килде.
Рөстәм Миңнеханов көнен Минсктагы Җиңү монументына чәчәкләр салудан башлады. Монумент 1954 елда Җиңү мәйданында куелган. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган Совет армиясе сугышчылары, партизаннар һәм подпольщиклар истәлегенә корылган.