Рөстәм Миңнеханов Минскка килде

24.05.2026

Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскка килде.

Минск Бресттан соң Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында булган икенче шәһәре булды.

Иртәгә, 25 майда, эш программасы дәвам итәчәк - берничә сәнәгать предприятиесендә булу, эшлекле очрашулар һәм «Тәмле Казан» фестивалендә катнашу планлаштырыла.

Искәртәбез, «Тәмле Казан» фестивале Минск шәһәрендә Казан шәһәре көннәре кысаларында уза.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.