Рөстәм Миңнеханов Брест шәһәрендә берничә җитештерүдә булды

24.05.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брест шәһәрендә«Аккумуляторный альянс»та аккумулятор батареяләры һәм энергия туплау системалары җитештерүендә булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасына эш сәфәренә килде.

«Аккумуляторный альянс» кургаш-кислота аккумулятор батареялары җитештерү буенча махсуслаша.

Заводта булганда Рөстәм Миңнехановка продукция линейкасын күрсәттеләр, шулай ук җитештерү процессы турында сөйләделәр. Биредә Европа һәм Корея җитештерүчеләренең югары нәтиҗәле, автоматлаштырылган һәм роботлаштырылган җайланмалары кулланыла.

Завод 1ak-GROUP ның югары сыйфатлы продукция һәм экологик куркынычсызлыкка йөз тоткан мөһим җитештерү активы булып тора.

Аннан соң «СТиМ» ҖЧҖ - юл тагалары өчен материаллар җитештерү предприятиесе булды. Бүген предприятие юл куркынычсызлыгы өчен хәл ителешләрнең тулы циклын тәэмин итә, шул исәптән буяулар, термопластиклар һәм билгеләү машиналары җитештерүне дә кертеп, БДБ базарларында эшли.

«СТиМ» ҖЧҖ - гамәлдә булган дәверендә Белорусьта һәм Россиядә генә түгел, башка дәүләтләрдә дә юл билгеләре өчен техника белән тәэмин итүче. Ел саен завод юл тамгалары өчен 30дан артык машина моделе тәкъдим итә, ассортимент һәр сезонга даими яңартыла. Машиналар җитештергәндә иң алдынгы технологияләр кулланыла, алар һавадан гына түгел, ә юл өслегенә буяу салуның һавасыз ысулын да куллана.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.