Рөстәм Миңнеханов «Савушкин продукт" предприятиесендә булды һәм продукциясен татып карады

24.05.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында «Савушкин продукт» предприятиесендә булды.

"Савушкин продукт" - Беларусь Республикасының сөт тармагы лидеры һәм Көнчыгыш Европада табигый сөт продукциясе җитештерүчеләрнең иң эреләренең берсе. Аның структурасына Брест һәм Витебск өлкәләрендә 9 җитештерү мәйданчыгы булган компанияләр төркеме керә. Предприятие һәркөнне 5500 тоннадан артык сөт эшкәртә. Заводларда 10 000 хезмәткәр эшли.

Рөстәм Миңнехановка технологик процессның ничек оештырылуын күрсәттеләр, заманча җайланмалар һәм сөт продуктлары ассортименты турында сөйләделәр.

Шулай ук җитештерелә торган продукцияне татып та карадылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.