Рөстәм Миңнеханов Брест өлкә башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик белән очрашты

24.05.2026

Бүген Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брест өлкә башкарма комитеты рәисе Петр Александрович Пархомчик белән очрашты. 

Искәртәбез, иртән Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары «Брест крепосте» мемориаль комплексында булдылар, шулай ук Брестта Яшьләр патриотик үзәге эшчәнлеге белән таныштылар.

Петр Пархомчик белән очрашуны Татарстан башлыгы Брест крепостендә булган өчен рәхмәт сүзләреннән башлады . 

«Без барыбыз да шушы тарихта үстек, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов. Һәм, әлбәттә, бу мемориаль комплексның колачы сокландыра".

Рөстәм Миңнеханов Брест өлкәсендә патриотик тәрбия буенча зур эш алып барылуын аеруча билгеләп үтте. 

"Безнең илләр президентлары төбәкләр дәрәҗәсендә элемтәләр үсешенә актив ярдәм итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без Татарстанда дустанә Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында Беларусь Республикасы һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез».

Искәртәбез, Беларуссия - алдынгы тышкы икътисадый партнерларның берсе. Узган ел товар әйләнеше 718 миллион доллар тәшкил иткән. 

Үз чиратында, Петр Пархомчик билгеләп үткәнчә, Брест өлкәсендә алга киткән сәнәгать һәм куәтле агросәнәгать комплексы бар. Күптән түгел өлкә делегациясенең Татарстанга визитыннан соң, ике як өчен дә файдалы нигездә төзеләчәк партнерлыкның перспектив юнәлешләрен актив эшләү башланды. 

«Сезгә визитыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Петр Пархимчик, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. - Татарстан - Россия Федерациясенең актив төбәкләренең берсе. Безнең хезмәттәшлек өчен идеяләребез күп, һәм без мондый уртак эш яхшы динамикага чыгарга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез". 

Очрашу азагында Татарстан Республикасының Брест өлкә башкарма комитеты белән хезмәттәшлеге турындагы чаралар планы имзаланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.