Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брест шәһәрендәге Яшьләр патриотик үзәгендә булды. Ул яшьләр инициативасы белән төзелгән.
Үзәк уку һәм иҗтимагый эштә югары күрсәткечләргә ирешкән балаларны патриотик тәрбияләү программасын, сәламәтләндерүгә мохтаҗ балаларны тәрбияләү программасын, гомуми урта белем бирү программаларын, балаларга һәм яшьләргә өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыра.
Үзәк эшләгән чорда анда 26 меңнән артык кеше белем алган, алар арасында Россиянең 6 төбәгеннән яшүсмерләр дә бар.
Рөстәм Миңнехановка үзәкнең үсеш стратегиясе кысаларында халыкара сменалар оештыру планлаштырылуы турында сөйләделәр.