Рөстәм Миңнеханов Брест крепостенда булды

24.05.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брест өлкәсендәге эш программасын «Брест крепосте» мемориаль комплексында булудан башлады.

1965 елның маенда, 1941 елның июнь-июлендә барган сугышларда каһарманнарча саклаган өчен, аңа «Крепость-герой» исеме бирелә. Бу СССРның һәм 12 шәһәренең иң югары дәрәҗәгә лаек булган бердәнбер крепость.

Мемориаль комплекс 70 гектар мәйданда Иске крепость хәрабәләре һәм XIX гасыр тарихи корылмалары белән скульптура композицияләрен үз эченә ала. Шунда ук берничә музей һәм изге Николай соборы урнашкан.

Визиты барышында Рөстәм Миңнеханов «Батырлык» монументына чәчәкләр салды.

Брест крепосте - Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендәге батырлык һәм фаҗига символы. Ул совет солдатларының какшамас ныклыгын гәүдәләндерә: гарнизон бер айдан артык (1941 елның 22 июненнән 20 июленә кадәр) сусыз һәм ризыксз оборонада тора, ә дошман инде көнчыгышка йөзләрчә километр алга киткән була. Крепость сугышның вермахт өчен «җиңел сәфәр» булмаячагын күрсәткән, һәм аңа «Крепость-герой» исеме бирелгән легендар героизм символына әверелгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.