Рөстәм Миңнехановка ике алабай көчеген тапшырдылар - Гурбангулы Бердымөхәммәдовтан бүләк

23.05.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка ике алабай көчеген тапшырдылар - төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләге.

Искәртәбез, бер атна элек Аркадаг KazanForum да катнашу өчен Казанда булган иде. Визит кысаларында аңа 2021 елда Рөстәм Миңнехановка бүләк иткән Акдус - алабай көчегенең ничек үсүен күрсәттеләр. Акдусның төрле ярышлардагы уңышлары белән илһамланып, төркмән халкының милли лидеры республикага тагын ике алабай җибәрергә карар кыла.

Көчекләр мартта туган. Бер көчекнең исеме Алабай, ә икенчесенеке - Алаҗа. Этләргә сертификатны Рөстәм Миңнехановка «Төркмән алабайлары» халыкара ассоциациясе вице-президенты Батыр Рәҗәпов тапшырды.

Татарстан Рәисе Горбангулы Бердымөхәммәдовка рәхмәт һәм тирән ихтирам сүзләрен җиткерүне сорады. "Без хөрмәтле Гурбангулы Мәликгулый улына KazanForum га визиты өчен рәхмәтле. Ул ике көчек җибәрергә вәгъдә итте. Алабай белән Алаҗа хәзер безнең белән. Төрекмәнстан Президентына, Аркадагка һәм барлык тугандаш төрекмән халкына республикабызга һәм илебезгә аерым мөнәсәбәт өчен рәхмәт сүзләре", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе белән бергә алабайларны Казанның «Яшь кинолог» клубы шәкертләре каршы алды. Әңгәмә барышында Спорт-гамәли этләр үрчетү федерациясе тренеры, кинолог Мария Хәйруллина балаларга алабайларның үзенчәлеге турында сөйләде. "Бу искиткеч токым. Алар мәһабәт, матур һәм акыллы. Гаиләләренә бик тугры, балаларына сабыр.

Алабайлар - уникаль каравылчылар, шул ук вакытта тыныч, салмак темперамент белән аерылып торалар», - диде ул.

Төркмән алабае - Төркмәнстанның милли горурлыгы һәм казанышы символы. Бу токым дөньяда иң борынгылардан санала. Тарихчыларга бу токым 4 мең елдан артык билгеле.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.