Рөстәм Миңнеханов: Җәй көне 180 меңләп баланың ялын оештыру планлаштырыла

23.05.2026

Республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгарылыш сыйныф укучылары өчен чаралар һәм балалар өчен җәйге ял оештыру турында берничә йөкләмә бирде.

Киләсе атнада, 26 майда, меңләгән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. "Бу бәйрәм һәр укучы, ата-аналар һәм укытучылар өчен әһәмиятле вакыйга. Уку еллары узды. Алда - яңа мөмкинлекләр һәм сынаулары булган олы тормыш. Мәгариф һәм фән министрлыгына, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыкларына чыгарылыш сыйныф укучылары өчен тантаналы чараларны югары оештыру дәрәҗәсендә, куркынычсызлык таләпләрен тайпылышсыз үтәп үткәрүне тәэмин итәргә кирәк. Барлык чыгарылыш укучыларына бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруларын телим", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Уку елы тәмамлану белән бер үк вакытта республика мәктәпләрендә җәйге савыктыру кампаниясе дә башлана. Җәйге чорда 180 меңләп баланың ялын оештыру планлаштырыла. Тулаем еллык план - 240 мең бала. Республика Рәисе махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм ветераннарның гаиләләренә, шулай ук авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә аерым игътибар бирергә өндәде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, балаларның комплекслы иминлеген һәм ял объектларының террорчылыктан саклануын тәэмин итү өстенлекле бурычлар булып тора. Күзәтчелек органнарына туклануны оештыруны, янгынга каршы куркынычсызлыкны һәм медицина тәэмин итүне контрольгә алырга кирәк.

Татарстан Рәисе шулай ук патриотик тәрбиянең мөһимлеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, кичә, 22 майда, Казан танк училищесы мәйданчыгында «Аҗаган» хәрби-патриотик уенның республика этабы тәмамланды, анда иң яхшы командалар 14 дисциплина буенча ярыштылар. Быел «Аҗаган» да барлыгы 114 мең Татарстан егете катнашты. Беренче тапкыр студентлар һәм гаилә Аҗаганнары булды. Казан, Түбән Кама, Лаеш һәм Бөгелмә районнары командалары җиңүче булды. "Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, беренчеләрдән булып хәрәкәткә, Мәгариф һәм фән министрлыгына, Яшьләр эшләре министрлыгына бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кушам", - диде Рөстәм Миңнеханов.

2026 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясен оештыру турында тулырак ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә кыш һәм язгы чорда 33 меңләп бала ял иткән - еллык планның 14% ы. Программа кысаларындагы юлламаларның шактый күләме авыр тормыш хәлендә калган һәм дәүләтнең аерым игътибарына мохтаҗ гаиләләрдәге балаларның ялын һәм сәламәтлеген ныгытуны оештыруга юнәлдерелгән. Бу максатлар өчен 53 меңнән артык юллама каралган, алар тулы күләмдә республика бюджеты хисабына тәэмин ителә.

Агымдагы елда балаларның ялын тәэмин итү һәм сәламәтләндерү өчен 1 мең 650 оешма җәлеп ителгән, алар арасында 128 стационар балалар лагере. Капиталь ремонттан соң 13 лагерь ачыла. 2018 елдан 2025 елга кадәр программа кысаларында барлыгы 62 балалар лагере төзекләндерелде һәм төзелде. Палаткалы лагерьлар яшьләр өчен бик кирәкле ял итү төре булып тора. Бүгенге көндә 14 юлдаш лагерьларда ел саен 2100гә якын кеше ял итә.


ТР Матбугат хезмәте, Булат Низамиев