Татарстан Рәисе Республика халык бәйрәмнәрен югары дәрәҗәдә оештырырга йөкләде

23.05.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика халык бәйрәмнәрен югары дәрәҗәдә оештырырга йөкләде. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ил Президенты Владимир Путин 2026 елны Россиядә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. "Безнең күпмилләтле халкыбыз гомер-гомергә бергә хезмәт итә һәм мөһим вакыйгаларны бергә бәйрәм итә. Традицион мәдәният бәйрәмнәрен уздыруның язгы-җәйге чоры бүген Лаеш районында узачак "Каравон" рус халык бәйрәме белән ачыла", - диде республика Рәисе.

Бәйрәм чаралары календарен Республика мари мәдәнияте бәйрәмнәре «Семык», татар «Сабантуе», мордва «Валда шинясь», удмурт «Гырон быдтон», славян «Иван Купала», Чуваш «Уяв», керәшен мәдәнияте бәйрәме «Питрау», шулай ук балалар өчен мөселман «Сабантуе» дәвам итәчәк. Рөстәм Миңнеханов шәһәрләр һәм районнар башлыкларына, Мәдәният министрлыгына, Татарстан халыклары ассамблеясенә халык бәйрәмнәрен иң югары дәрәҗәдә оештырырга, хокук саклау органнары белән бергәләп аларны уздыруның имин шартларын тәэмин итәргә кушты.

Киләсе атнада, 27 майда, бөтен дөнья мөселманнары Корбан бәйрәмен бәйрәм итәчәк. Тантаналар һәм дини йолалар, шул исәптән корбан хайваннарын чалу өч көн дәвамында үткәреләчәк. "Республика мөселманнары диния нәзарәтенә, муниципаль берәмлекләргә һәм хокук саклау органнарына иҗтимагый тәртипне саклауны һәм бәйрәм гыйбадәтләрен үткәрү куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, Роспотребнадзор һәм ветеринария хезмәте бүлекчәләре белән берлектә, санитария һәм ветеринария таләпләрен үтәп, билгеләнгән мәйданчыкларда корбан чалуны контрольгә алырга кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Матбугат хезмәте, Булат Низамиев