Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Урал тау токымнары сәнәгате холдингы генераль директоры Сергей Мазуркевич белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Чарада ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты. Анда «Идел мультимодаль хабы» АҖ эш нәтиҗәләре каралды.
Хабны эшләтеп җибәргәннән бирле Казан төене станцияләрендәге (Биектау, Киндерле, Дәрвишләр, Восстание, Юдино, Тихорецкая) йөкләнешне аена уртача 700 вагонга кадәр киметүгә ирешелгән.
Шулай ук республиканың тимер юл челтәренә йөкләнеш кимегән.