Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Премьер-министры урынбасары Шахин Мостафаев белән очрашты

15.05.2026

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын уңышлы уздыру белән бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Әзәрбәйҗан Премьер-министры урынбасары Шахин Абдулла оглы Мостафаев котлады.

Рөстәм Миңнеханов һәм Шахин Мостафаев очрашуы бүген кич «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.

Татарстан Рәисе, үз чиратында, әзәрбәйҗан коллегаларына форум белән кызыксынулары һәм, гомумән, Россия Федерациясенең бер төбәге буларак, Татарстан белән хезмәттәшлек итүләре өчен, шулай ук Казанга килгән вәкиллекле делегация өчен рәхмәт белдерде. Ул аның исеменнән Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Алиевка сәламләү сүзләрен җиткерүне сорады.

Очрашу барышында киләчәк багланышлар, кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Шахин Мостафаев билгеләп үткәнчә, «КазанФорум» кебек чаралар бик мөһим – алар очрашулар һәм фикер алышу өчен яхшы мәйданчык булып тора, әмма «безнең илләр арасындагы ышаныч һәм багланышлар мөһимрәк».

Искәртәбез, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында Шахин Мостафаев шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Алексерчук белән дә очрашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.