Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин "Россия-Ислам дөньясы:КазанФорум" халыкара форумы кысаларында күчемсез мөлкәт, архитектура һәм дизайн өлкәсендә күргәзмәдә булдылар

14.05.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин күчемсез мөлкәт, архитектура һәм дизайн өлкәсендә International Property Market халыкара күргәзмәсендә булдылар. 

Күргәзмә "Россия-Ислам дөньясы:КазаньФорум" халыкара икътисадый форумы кысаларында уза. 

Күргәзмә төзелеш индустриясе өчен эшлекле мәйданчык булып тора.  Биредә төзелеш өлкәсе җитәкчелеге, девелоперлар, инвесторлар арасында диалог оештырылган. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин СуварСтроит, Ак Барс Дом (абд), Ак Таш, Унистрой һәм башка компанияләр экспозицияләрен карады.

СуварСтроит вәкилләре онлайн фатир һәм тәрәзә күренешен сайларга, шулай ук юлларны һәм ишегалды киңлеген онлайн бәяләргә мөмкинлек бирә торган проектны тәкъдир иттеләр. Кунакларга хәбәр ителгәнчә, бүген Казанның Идел буе районындагы торак комплекслары сату лидерлары булып тора. Фатирлар чиста бизәлештә дә, чисталык алды бизәлешендә дә сатыла.  

Унистрой компаниясе Татарстанда гына түгел, илнең тагын 8 төбәгендә дә эшли.  Бүген күргәзмәдә Дагъстанда Махачкала янындагы торак комплексы проекты тәкъдим ителде. 

Төзелеш өлкәсендәге киләсе компания - "Точно."Компания "Кадерле" комплексы төзелеше проектын тәкъдир итте.

Марат Хөснуллинга бүген шулай ук Татарстанның "Татлифт" компаниясе турында сөйләделәр.  Бу - лифт җайланмалары һәм эскалаторлар җитештерү.  Бүген күп катлы торак йортларда лифтларны алмаштыруга ихтыяҗ зур, дип билгеләп үтелде. 

КАТУ - Казан архитектура төзелеш университеты вәкилләре югары уку йорты студентларының дәрәҗәле халыкара конкурсларда җиңүләре турында сөйләделәр.  Аерым алганда, шундый конкурсларның берсендә алар Япониядә җиңү яуладылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.