Рөстәм Миңнеханов Kazan Halal Market халыкара ярминкәсен ачуда катнашты

13.05.2026

Татарстан Рәисе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Halal Market халыкара ярминкәсен ачуда катнашты. Бу «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» 17 нче халыкара икътисадый форумы кысаларында беренче рәсми чара. Хәләл ярминкә «Казан» агросәнәгать паркында оештырылган.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген хәләл - ул тирән рухи, мәдәни кыйммәтләрне чагылдыра, бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешене берләштерә торган тулы бер тормыш фәлсәфәсе. "Татарстан, ислам икътисадын үстерү өлешендә Россиянең әйдәп баручы төбәге буларак, хәләл индустриягә ярдәм итүгә һәм аны алга этәрүгә аерым әһәмият бирә. Без бу юнәлештә актив эшлибез. Безнең норматив-хокукый базаны ныгытабыз. Узган ел Казанда төп халыкара ислам финанслары стандартларын эшләү оешмасының AAOIFI беренче вәкиллекле үзәге ачылды", - диде республика Рәисе.

Бүген Татарстанда «хәләл» стандарты буенча 150дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче исәпләнә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, экспорт та үсә – узган ел республикадан хәләл продукция китерү күләме 45 млн долларга җиткән, бу 2024 ел күрсәткеченнән өч тапкыр артык. Быел да уңай динамика саклана. «Ышанам ки, бу Татарстан хәләл продукциясен Көнчыгыш илләре базарларына чыгару өчен яңа мөмкинлекләр ачачак һәм безнең партнерлык элемтәләребезне тирәнәйтәчәк», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Республикада хәләл ярминкәләр – анда катнашучыларга яңа сәүдә элемтәләре урнаштырырга мөмкинлек бирә торган күркәм традиция. Быел чарада Россиянең 11 төбәгеннән һәм 9 чит илдән 100 компания катнаша. "Бүген биредә Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән күп төрле продукция тәкъдим ителә. Бу - Татарстан һәм гомумән Россиянең хәләл базары белән халыкара кызыксынуның ачык дәлиле", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул Россия һәм халыкара партнерларга хәләл секторны үстерүгә керткән өлешләре һәм бу юнәлештә бердәм эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде.

Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Маркович билгеләп үткәнчә, Россия ислам дөньясы илләре белән агросәнәгать комплексының төрле юнәлешләрендә, шул исәптән хәләл өлкәсендә дә, актив хезмәттәшлек итә. "Kazan Halal Market ярминкәсе эшлекле элемтәләрне җайга салу, контрактлар төзү һәм безнең продукцияне күрсәтү өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора. Без үз чиратыбызда җитештерүчеләргә чит ил базарларына чыгарга ярдәм итәчәкбез", - диде ул.

Шулай ук хәләл ярминкәдә катнашучыларны һәм кунакларны Ислам сәүдә үсеше үзәге (Марокко) генераль директоры Латыйфа Әл Буабдәләуи һәм Ислам сәүдә һәм үсеш палатасы (Согуд Гарәбстаны) генераль секретаре Йосыф Хәсән Хәләви сәламләде.

Аннары кунаклар сәүдә павильоннарын карадылар һәм тәкъдим ителгән товарлар ассортименты белән таныштылар.

Kazan Halal Market 13 майдан 17 майга кадәр 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Россиянең иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында ислам дөньясы илләренең әйдәп баручы компанияләреннән тиешле сертификация белән азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин. Ярминкәдә тәкъдим ителгән барлык продуктлар һәм хезмәтләр төрле сертификацияләү оешмаларыннан хәләл сертификатларга ия һәм өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты тарафыннан тикшерелгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.