Рөстәм Миңнеханов һәм «Росагролизинг» башлыгы киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

11.05.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Әңгәмә барышында республиканың агросәнәгать комплексын үстерү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең техник җиһазланышын арттыру өлкәсендә хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Кичә Питрәч районында Рөстәм Миңнехановка «Росагролизинг" АҖнең машина-трактор комплексын төзү проектын тәкъдир иттеләр. Үзәк аграрийларны һәм республиканың юл-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләрен югары технологияле техниканы турыдан-туры сатып алмыйча гына файдалану мөмкинлеге белән тәэмин итәр дип көтелә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.