Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Хвоя» АҖ акционеры Игорь Ким белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шул исәптән Лаеш районы территориясендә ел әйләнәсе эшли торган «Казан марина» курортын төзү буенча инвестпроектны гамәлгә ашыру кысаларында да фикер алыштылар. «Хвоя" компаниясенең парк-отельләр һәм термаль комплекслар төзү буенча тәҗрибәсе бар.
Искәртәбез «Казан марина» 300 яхтага исәпләнгән марина белән тулы цикллы соңгы 30 елда төзелгән беренче үзәк булачак. 43,1 га мәйданда 3-4 * категорияле 1250 номерлы кунакханә объектлары белән тугыз инвестиция лоты төзү планлаштырыла. Файдалануга тапшырылганнан соң объект елына 620 меңгә кадәр турист кабул итә алачак.